Мәскәү вакыты белән 10.22 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Минзәлә районында җиңел моторлы самолет төшү нәтиҗәсендә 7 зыян күрүче Минзәлә үзәк хастаханәсенә китерелгән.
Бер пациент бик авыр хәлдә. Чаллыдагы БСМП һәм РКБга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар авиациясе көчләре белән башка пациентларны транспортлау мәсьәләсе хәл ителә.