Site icon Ватаным Татарстан

Минзәләдә самолет егылып төшкән мизгелне төшергән видео таралды

Видеода самолетның әйләнеп килеп төшкәнен күрергә мөмкин.

Социаль челтәрләрдә Минзәлә янындагы самолет егылып төшкән видео таралды. Кадрларда бортның кыйшаеп очуы күренә, ә соңрак ул әйләнә һәм егылып төшә.

10 октябрьдә 19 парашютчы, ике экипаж әгъзасы һәм бер оператор утырган L-410 җиңел моторлы самолеты Минзәлә янында егылып төште. Анда 16 кеше һәлак булды.


Exit mobile version