Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә иң яхшы мәктәп ашханәсен билгеләячәкләр

Иң яхшы пешекче кайсы мәктәптә эшли? Кайсында ризыкны иң тәмле итеп пешерәләр? Иң уңайлысы нинди? Моны “Яхшы мәктәп ашханәсе” бәйгесе нәтиҗәләреннән беләчәкбез.

Әлеге бәйгедә теләсә кайсы мәктәп ашханәсе, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә эшләүче пешекчеләр катнаша ала. Яшь һәм стаж мөһим түгел. Конкурсантларга бәяне туклану индустриясендә, фәнни оешмаларда эшләүче белгечләр бирәчәк.

Сүз уңаеннан, ел дәвамында туклану мәсьәләсенә контроль буенча федераль министрлык каршында “кайнар линия” эшли. Сорауларларны +7 (800) 200-91-85 номеры аша җиткерергә мөмкин.


Exit mobile version