Site icon Ватаным Татарстан

Казанда бер ир канәгатьсезлек белдергән күршесенә пычак белән ташланган

Полициягә Казанның Гастелло урамындагы торак йортта бер ир-атның пычак белән яралаганлыгы турындагы хәбәр  килеп ирешә. Радиоэлемтә буенча шулай ук җинаятьтә шикләнелүче затның төскә-биткә нинди булуы турында да мәгълүмат тапшырыла.

Җинаятьче элегрәк тә хөкем ителгән 1990 елгы ир булып чыга. Җинаять урынына килгәч, росгвардиячеләр фатиры янында зыян күргән ирне табып алганнар. Аңа күршесе һөҗүм иткәнлеге ачыклана. Ике күрше арасында низаг зыян күрүчегә коридордагы шау-шу ошамау сәбәпле килеп чыга. Нәтиҗәдә, әлеге күңелсез аралашу пычак белән чәнчүгә кадәр барып җитә.

Һөҗүм итүчене полиция кулга алган. Ә яраланган ирне хастаханәгә озатканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version