Site icon Ватаным Татарстан

Ярминкәдә «дөрес» бал саталармы?

 Гадәттә без, ярминкә-күргәзмәләрдә балны умартачылар үзләре сата, шуңа күрә ул бик сыйфатлы булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Әмма без уйлаганча гына түгел икән шул.Умартачы Фәнис Нигъмәтуллин ярминкә балының серләренә төшенергә ярдәм итте.

Умартачы түгел, ә сатучы

Ярминкәләрдә гадәттә үзләрен чын умартачылар буларак таныштыручы шомарып беткән алыпсатарлар эш итә. Аларның мең дә бер төрле бал сатуыннан гына да аңларга була моны. Чын умартачы үзенең чүннигеннән бер төрле генә бал ала, ди Фәнис.

Алыпсатарлар үзләренең товары турында ялганлап сөйләргә ярата. Әйтик, алар балның безнең якларда бөтенләй үсми торган үсемлекләрдән (эвкалипт, лотос, женьшень) яки бик сирәк очрый кандык, марал тамырыннан, яисә гомумән дә «баллы» булмаган сырганактан җыелганлыгы турында «сайрарга» мөмкин.

«Сирәк» төрләр

Фәнис әйтүенчә, ярминкәләрдә сирәк очрый торган яки, экзотик дигән булып, исе-тәме өчен ниндидер өстәмәләр кушылган иң арзанлы эре «бөртекле» көнбагыш балы тәкъдим итү очраклары күп икән. Сатып алучы ялганны сизмәсен өчен, балны, бөртекләрен таркатып, бик нык болгаталар. Шик туса, сатучыдан бал этикеткасында күрсәтелгән сирәк үсемлек серкәләре барлыгын раслаган лаборатория анализы нәтиҗәсен сорарга мөмкин. Сатучы ык-мык тора икән, димәк, күзгә карап алдый…

Күпертелгән файдасы

Балның сәламәтлек өчен файдасы, һичшиксез, зур. Ләкин сәүдәгәрләр еш кына аның дәвалау үзенчәлекләрен бик нык күпертергә ярата.  Кайберәүләре чирдән котылу өчен бал белән ясалган дөньяда булмаган әллә нинди рецептлар тәкъдим итәргә мөмкин. Янәсе, «чирдән сезне бары тик менә шушы бал гына коткара», дигән булып, сатып алучының бер алдына, бер артына төшә. Менә шундый очракларда, файдасын раслаучы медицина тикшеренүләре нәтиҗәләрен күрсәтегез әле, дип сорап карарга кирәк.

Кыйммәт, димәк, әйбәт?

Ярминкә балының бәясе кибеттәге яки базардагыга караганда 1,5–2 тапкыр артыграк булырга мөмкин. Әмма табигый һәм сыйфатлы дигән сүз түгел бу. Сәүдәгәрләргә сәүдә урыннары һәм ярминкә рекламасы бәясен капларга кирәк, шушы чыгымнар товар бәясенә кертелә дә.

Сертификат сорагыз

Ярминкәдәге сатучылардан алтын бәясенә ялган ризык сатып алмас өчен товар сертификатын күрсәтүне сорагыз. Намуслылары аны, һичшиксез, күрсәтәчәк.  Бу документта бал турында барлык мәгълүматлар булырга тиеш.

Фәнис Нигъмәтуллиннан бал сайлау буенча киңәшләр

Валентина Семенова

Фото: pixabay.com


Exit mobile version