Site icon Ватаным Татарстан

Илкүләм халык санын алуда 14 миллион кеше катнашкан

Бер атна элек башланган Илкүләм халык санын алуда 14 миллион кеше катнашкан, шуларның 11 миллоны анкетаны онлайн рәвештә тутырган. Бу хакта Мурманск шәһәрендә узган брифингта Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов хәбәр иткән.

“Җанисәптә дәүләт хезмәтләре аша катшучы иң актив төбәкләр – Тула өлкәсе (барлык катнашучыларның 15 проценттан артыгы), Мордовия, Сахалин өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округы һәм Санкт-Петербург шәһәрләре (10 проценттан артык)”, – дигән Смелов.
Росстат идарәсендә онлайн-җанисәпне корнавирус котырган чорда кулланылган иң үтемле ысул дип атыйлар. Халык санын алучы кешеләрнең барысы да шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән, даими рәвештә ковидка тест тапшырып торалар, дип ышандыра белгечләр.


Exit mobile version