Site icon Ватаным Татарстан

Машина кую урыннарының ташламалы эш режимы озайтылды

Казанда машина кую урыннарының ташламалы эш режимы ел азагына кадәр озайтыла.

Шәһәр мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» утырышында шулай дигән. Эш көннәрендә генә, иртәнге 7дән кичке 6га кадәр, парковка өчен түләү алына, дигән сүз бу. Калган вакытта – шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә машина кую өчен түләргә кирәкми. Исегезгә төшерәбез: шәһәрдә парковкаларның ташламалы эш режимы берничә тапкыр озайтылды. Соңгы тапкыр – 30 октябрьгә кадәр.


Exit mobile version