Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен билгеләнгән ятаклар саны бик аз калган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен барлыгы 7,5 мең ятак булдырылган. Аларның 9,5 проценты гына буш. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда әйтте.

— Үлем белән идарә итәр өчен, авыру белән идарә итәргә кирәк. Ә авыручылар белән бары тик ике юл белән генә идарә итәргә мөмкин. Беренчесе — чикләү чараларын кертү, ә икенчесе — вакцинация. Башка юл юк. Ил күләмендә авыручылар саны да, үлүчеләр дә арта, — диде министр.


Exit mobile version