Site icon Ватаным Татарстан

Мәскәүдә өстәмә ял көннәре булмаячак

Мәскәүдә коронавирус белән вәзгыять өстәмә ял көннәре кертмәскә мөмкинлек бирә, дип белдерде башкала мэры Сергей Собянин.

«Авыруның динамикасы тотрыкланды. Бу дүшәмбедән эш көннәре озайтылмаячак дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә», — диде ул журналистларга.
Собянин сүзләренчә, гадәти тормышка шәһәр дүшәмбедән әйләнеп кайтачак, әмма элегрәк кабул ителгән чикләүләрне үтәү шарты белән, алар арасында өлкәннәр өчен өй режимы, башкала компанияләре штатының 30 процентын дистанцион эшкә күчерү. Шулай ук музей һәм театрларга QR-кодлар буенча гына керү каралган.


Exit mobile version