Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда янгын очраклары арткан

Быел 10 ай эчендә республикада янгын очраклары узган елның шушы ук чорындагыга караганда 10 процентка арткан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин белдергән. Аның әйтүенчә, төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазыннан дөрес файдаланмау. Янгыннарның яртысыннан күбесе хуҗасыз биналарда, чүп контейнерларында, корыган үлән-чирәмдә чыккан. Фаҗигадә һәлак булучылар саны да арткан (19 процентка). Үлемгә китергән янгыннарның күбесе торак йортларда чыккан. Үлүчеләрнең 63 проценты янгын чыкканда исерек хәлдә булган. Рафис Хәбибуллин әйтүенчә, йортларда ут-күзне кисәтү буенча 800дән артык төркем эшли.


Exit mobile version