Татарстанда ноябрь аенда уртача хезмәт хакы 43,9 мең сум тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,9 мең сумга күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га hh.ru сайтының Идел буе федераль округы матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севостьянова хәбәр итте
«Республикада берничә ел дәвамында сату өлкәсе белгечләренә (сатучы-кассир, клиентлар белән эшләү менеджерларына), эшче персоналга, җитештерү, төзелеш һәм ИТ-өлкә белгечләренә ихтыяҗ зур. 2020 елдан башлап медицина-фармацевтика өлкәсе белгечләренә ихтыяҗ нык артты, шулай ук курьерларга ихтыяҗ арта. Мондый белгечләргә ихтыяҗ 2022 елда да булачак», — диде ул.
Шул ук вакытта SuperJob тикшеренү үзәге аналитиклары октябрь нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан эш эзләүчеләрнең резюмелары саны сентябрь ае белән чагыштырганда 9 процентка кимегән, шул ук вакытта бер ай эчендә вакансияләр саны үзгәрмәгән, дип билгеләп үтә. Кадрлар җитмәү шартларында предприятие һәм оешмалар персоналны эштән җибәрмәүне өстен күрә.