Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда метанол эчеп агуланган 13 яшүсмернең берсе вафат булган

Казанның Салмачи бистәсендәге бәйрәмдә метанол эчеп агуланган 13 яшь егет һәм кызның берсе вафат булган. 20 яшьлек Настя Прокудинаның хәле баштан ук иң авыры иде. Ул табибларга беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән һәм бик нык күңеле болгануга, сөйләшә алмавына, кулын көзән җыеруына зарланган. Соңрак кыз комага киткән.

– Кызганычка, табибларның тырышуына карамастан, бер кызны коткарып калып булмады. Табиблар көне-төне шушы авыру янында булды, чын мәгънәсендә аның гомерен саклап калу өчен көрәште, – дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

20 яшьлек студент кызның балалар табибы булырга җыенуы билгеле. Әлегә калган зыян күрүчеләрнең хәле тоткырлык дип бәяли табиблар.


Exit mobile version