Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда буран аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде

Татарстан территориясендә буран һәм начар һава торышы аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

песпублика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, чикләүләр шимбә, 20 ноябрьдә кичке алтыдан кертелә.

Республиканың ЮХИДИда машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юлда бик игътибарлы булырга һәм торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыралар. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, әлеге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: 8-843-533-38-88 (ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе дежур часте), 8-843-291-91-74 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте).


Exit mobile version