Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус еш йога торган урыннарны атадылар

Свердловск өлкәсенең баш санитар табибы Дмитрий Козловских ковидның кеше күп булган урыннарда еш йогуы турында сөйләгән.

«Кешеләрнең күпчелеге сәфәрләрдә, кеше күп булган урыннарда яисә күптән күрешмәгән танышлары белән очрашканда ковидны ешрак йоктыра», — дип сөйләгән табиб РИА Новости агентлыгына.

«Авыручыларның 11 проценты — эш урыннарында, 10 проценты гаилә әгъзаларыннан ковид йоктырган. Күпчелек кеше үзенең гадәти урынын алмаштырганда ковид эләктерә. Мисал өчен, башка шәһәргә бару, озак күрешмәгән дуслар һәм танышлар белән очрашу, кеше күп булган урыннарда булу», — дигән табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыруны вакцинация ясатып киметеп була.


Exit mobile version