Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус пандемиясенең тәмамлану вакытын әйттеләр

Коронавирус инфекциясе пандемиясе 70-75% кешенең авыруга иммунитеты булганда тәмамланачак. Мондый мәгълүматлар белән Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург уртаклашты.

«Вакцина ясату гына түгел, тиешле күләмдә яклаучы антитәнчекләргә ия булырга кирәк. Шул вакытта гына эпидемия процессы үзеннән үзе юкка чыгачак», — дип сөйләде белгеч «Россия 24 «телеканалы эфирында.

Аның сүзләренчә, мондый мизгелне якынайту өчен вакцинация темпларын өч-дүрт тапкырга арттырырга кирәк.


Exit mobile version