Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин баласы булган хезмәткәрләрне үзләренең ризалыгыннан башка өстәмә эшләтүне тыйган

Россия Президенты Владимир Путин балалы хезмәткәрләрне үзләренең рөхсәтеннән башка ял, бәйрәм көннәрендә һәм төнге сәгатьләрдә эшләтүне тыйган. Дәүләт башлыгы бу җәһәттән тиешле законны имзалаган.

Документта, инде әйткәнебезчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук төнлә эшләү турында сүз бара. Моннан тыш, законда күрсәтеп үтелгәнчә, хезмәткәрләрне командировкаларга җибәрергә мөмкин, әмма алар моңа язмача ризалык биргән очракта гына.

Яңа законда 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала (төпчек бала 14 яшькә кадәр булырга тиеш) тәрбияләп үстерүчеләр күздә тотыла. Документ шулай ук 14 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз аналарга яки опекуннарга да кагыла.


Exit mobile version