Site icon Ватаным Татарстан

Голикова Путинга 12-17 яшьлек балалар өчен вакцинаны теркәү турында хәбәр итте

Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген 12-17 яшьлек балалар өчен вакцина теркәргә планлаштыра. Бу хакта ул 24 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә белдерде.

«Бүген сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен Гамалея үзәгенең Гам-КОВИД-Вак-М вакцинасы теркәләчәк», — дип аңлатты ул.


Exit mobile version