Республикада коронавирустан тагын 10 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итәТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
— Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
76, 53, 70, 89, 85 һәм 67 яшьлек ике хатын-кыз, шулай ук 87, 83, 68 һәм 46 яшьлек ир-атлар коронавирус корбаннары булган.
Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1240ка җитте.