Site icon Ватаным Татарстан

«Матур да, куркыныч та»: Татарстанда кабан көтүенең юл аркылы чыгуы видеога эләккән

Арча районының Симетбаш авылыннан ерак түгел юл аша чыгучы кабаннарны күреп алганнар. Бу хакта Instagramда хәбәр ителә.

Социаль челтәрләрдә әлеге күренешне чын-чынлап матур дип бәяләүчеләр дә, куркыныч булуын искәртүчеләр дә бар. Публикация авторы да: «Сак булыгыз!»- дип кисәтә.

Комментарийларда язылучыларның әлеге видеоны юмор белән кабул иткәнлекләре аңлашыла: кемдер аларны спортчылар белән чагыштырган, кемдер «кара җомга» акциясенә ашыгалар, дип шаярткан.

Кулланучы Алсу Сулу кабаннарның көтүләре белән йөрүен М-12 юлын төзү сәбәпле, урманнар киселгәнлектән, күченүләре белән бәйләп аңлаткан.


Exit mobile version