Site icon Ватаным Татарстан

«Әби-апалар кызганыч»: Тукай районында эпидемия

Ике атна элек Тукай районында кош гриппы ачыкланды. Әлеге авыру фермер Эдуард Фролов хуҗалыгында табылды. Ул вакытта 42 мең баш бытбылдык, 171 кг ит һәм 48 мең йомырка юк ителде. Шулай ук Яңа бистә, Калмаш, Югары Байлар авылларында барлыгы 1470 тавык, 9 үрдәк, 7 мисыр тавыгы, 1068 каз яндырылды.

Татарстан Президенты указы нигезендә районда карантин игълан ителде һәм шушы торак пункт тирәсендәге авылларда да кош-корт юкка чыгарылырга тиеш дигән карар чыгарылды. Бөтен авыру кош, азык, кош тизәкләре-тиресе яндырып юк ителде. 21 көн эчендә кабат авыру чыкмаса, кошчылык хуҗалыгында ахыргы дезинфекция ясалачак.

Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина безгә әлеге мәшәкатьләрдән шактый арыганлыгын әйтте.

– Дөресен генә әйткәндә, бу хәлләр ялкытты инде, – диде ул безгә. – Авылыбыз шактый зур. Авыру табылган көнне үк авылдагы барлык кош-корт юк ителде. Бу күренеш кемгә ошасын инде? Халыкның кәефе кырылды, билгеле. Әлеге вакытта алар компенсация алыр өчен документлар тапшыру белән мәшгуль. Дүрт ай узгач кына яңа кош-корт алырга рөхсәт булачак. Халык компенсация алгач, кабаттан тавыклар алырга ниятли.

Тукай районында «Мусабай» зур кошчылык кооперативы эшли. Аларга да шалтыратып, хәлләрен белештек.

– Безнең барысы да яхшы. Дөресен әйткәндә, проблемасына караганда шау-шуы күбрәк булды, – диде хуҗалык җитәкчесе Айгөл Ханова. – Районда кош гриппы ачыклану безнең эшебезгә берничек тә йогынты ясамады. Ничек эшләгәнбез, шулай дәвам итәбез. Тиздән кош чалу цехын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Ә халык чыннан да кызганыч. Авылда яшәүче әби-апаларның күңел юанычы, сәламәт ризыгы бит ул. Җәй буе тырышып үстергән кош-кортларын төяп алып чыгып киткәч, борчылмый гына булмас инде.

Зыян күргән хуҗалыкларга компенсация түләнәчәген Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина да раслады. Компенсация күләме Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми җавабы нигезендә билгеләнә.

– Бәясен төгәл генә әйтеп булмый. Халыктан алынган вакытка кошның базардагы бәясе күпме булса, шулкадәр сум компенсация биреләчәк. Хәзер бу эшләрне башкарып чыгар өчен документлар әзерлибез, – диде Елена Ильина.

Ветеринария белгечләре әйтүенчә, кош гриппы чыккан хуҗалыкта дезинфекция һәм барлык кирәкле чаралар уздырылган.

– Шәхси хуҗалыкларда дезинфекция үткәрелми. Кош гриппы табылган урыннан биш километр ераклыкта урнашкан авыллардагы кошлар юк ителде, – диде белгеч.

Мондый хәлләр башка район, авылларда кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә соң?

– Кош-корт тотучыларга көзге айларда тагын да игътибарлырак булырга кирәк, дип гел әйтеп киләбез. Хәзер барлык кошларны да ябып куярга кирәк, урамга чыгарырга ярамый. Каз өмәләрен дә бу вакытка кадәр калдырмау яхшы. Йорт кошларын синантроп кошлардан – чыпчык, карга, чәүкә, күгәрчен, саесканнардан сакларга кирәк. Кошларның халәтен дә күзәтеп торырга кирәк. Кошларга грипп эләксә, алар үлә башлый. Әгәр кошлар гадәттән тыш тынычсызланса, борын тишекләреннән сыеклык акса, кикрикләре зәңгәр төскә керсә, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип киңәш бирә ул.

Зөһрә Садыйкова


Exit mobile version