Site icon Ватаным Татарстан

Помидор коронавирустан саклый

Коронавирус белән салкын тиюне кисәтүче иң яхшы яшелчә помидор икән! Илкүләм диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Sputnik радиосына биргән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч сүзләренә караганда, помидорда организм өчен файдалы матдәләр, шул исәптән иммун күзәнәкләрне активлаштырырга сәләтле көчле антиоксидант — ликопин бар. “Ликопин организмны йөрәк-кан тамыры авырулары, яман чир китереп чыгарырга мөмкин булган ирекле радикаллар йогынтысыннан яклый. Ликопин ярдәмендә иммунитетның саклагыч күзәнәкләре активлаша”, — ди ул.

 


Exit mobile version