Site icon Ватаным Татарстан

Планетаның иң матур кызын сайлау бәйгесендә Россияне Казан кызы тәкъдим итәчәк

Дөньякүләм конкурсны уздыруның 70 еллык тарихында беренче тапкыр Татарстан кызы катнашачак. Планетаның иң матур кызы исеменә лаек булучы 12 декабрьдә билгеле булачак.

Бу якшәмбедә Израильдә дистәләгән илдән килгән чибәр кызлар арасыннан «Галәм гүзәле» сайланачак. Безнең илне әлеге бәйгедә 2019 елда «Россия Вице-миссы» титулына ия булган Ралина Арабова тәкъдим итә. Гүзәллек бәйгесен 70 ел үткәрү дәверендә Татарстаннан беренче тапкыр катнашучы юллама алган.

— Дуслар, мин сезгә Израильдә узачак «Галәм гүзәле 2021» 70нче юбилей конкурсында Россия данын яклаячакмын дип хәбәр итүемә бик шатмын! Бу минем һәм гаиләм өчен бик мөһим вакыйга. Һәркемнең ярдәменә шат булам! — дип язган Ралина социаль челтәрләрдә.


Exit mobile version