Site icon Ватаным Татарстан

Путин Яңа ел алдыннан транспортта чикләүләр кертүгә каршы булуын әйтте

Яңа ел алдыннан транспортта чикләүләр кертү күп кенә проблемалар тудырачак, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер Яңа ел алдыннан, минемчә, мондый чикләүләр кертү (сүз транспортта электрон сертификатлардан файдалану турында) – шактый катлаулы вазгыять, кешеләргә шактый гына проблемалар тудырачакбыз», – дигән Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында.


Exit mobile version