Site icon Ватаным Татарстан

Фатир арендалау бәясе 31 процентка арткан

Зур шәһәрләрдә фатирны арендага алып тору бәясе бер ел эчендә (узган елның ноябреннән быелгы ноябрьгә кадәр) 31 процентка үскән. Ил буенча аренданың уртача бәясе аена 23 мең сумга җиткән. Быел гыйнвар аеннан бирле мондый торакка ихтыяҗ 24  процентка  арткан.

Халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә бер бүлмәле фатирда яшәп тору хакы бер ел эчендә 21 процентка үсеп, декабрь башына – 20,4 мең сумга, ике бүлмәледә – 30,3 мең сумга (үсеш – 23%), өч бүлмәледә 45,8 мең сумга (20%) җиткән.  Гомумән, быел торакны арендалау бәясе рекордлы үсеш кичергән. Узган елда ноябрь аеннан башлап, аеруча Мәскәүдә (60,5 процентка), Казан (44,3%) һәм Санкт-Петербургта (33,5%) бер бүлмәле фатирда яшәп тору бәяләре нык арткан.


Exit mobile version