Site icon Ватаным Татарстан

«Болгар радиосы»ның IХ Милли музыкаль премиясе бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Әлеге олы вакыйгага әзерлек ел дәвамында барды, халык иң яхшы, иң зәвыклы җырларны үзе сайлады. 11 декабрьдә узган бүләкләү тантанасын тамашачылар быел да туры трансляциядә күзәтә алды.

Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. Әлеге бүләккә «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗат әһелләре лаек була. Радиотыңлаучылар, тамашачылар куйган «лайк»лар, фикерләр, смс-хәбәрләр, шалтыратулар – җиңүчеләрне сайлаганда боларның барысы да исәпкә алынды. «Болгар радиосы» радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның «иң-иң»нәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү. IX Милли музыкаль премиясенең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур традициягә әверелде.

Тантананы алыштыргысыз Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин  һәм кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән «Иртәнге чәй», «Кайнар хит» тапшыруларының алып баручысы Эльвира Вилдан  алып барды.

«Кайнар хит» тапшыруында җиңеп, «Тамашачы сайлавы» номинациясенә Ләйсән Мәхмүтова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Азат Абитов, Рәнис Габбазов лаек булды.

«Кайнар хит» җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында «Болгар радиосы»нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде.

 

 

Ел саен бәйгедә «Татар эстрадасы легендасы» номинациясендә олуг җырчыларыбыз бүләкләнә. Алдагы елларда әлеге номинациядә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев кебек олпат шәхесләребез зурланган иде. Быел Татарстанның халык артисты, күптән түгел 80 яшен тутырган Миңгол Галиев хөрмәткә лаек булды.

 

Турыдан-туры трансляция барышында IPHONE 12 җиңүчесе дә билгеләнде! Ай дәвамында без 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән смс-хәбәрләр кабул иттек. Трансляция барышында очраклы бер номер сайлап алынды. Телефонны Башкортстанның Зианчура районында яшәүче Флорида исемле ханым отты.


Exit mobile version