Site icon Ватаным Татарстан

Яңа туган оныгын уксус белән агулап үтергән хатынны хөкем иткәннәр

Пермь край суды яңа туган оныгын үтергән хатынга хөкем карары чыгарган.

Җинаять 2020 ел ахырында Чернушино бистәсендә була. Сабыйның гәүдәсе чүп контейнерында 2021 елның гыйнварында табыла.

Пермь крае прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Чернушкада яшәүче бер ханым үз фатирында, ванна бүлмәсендә әнисе ярдәмендә бала тапкан. Әби буласы кеше яңа туган кызның авызына  уксус сала, шуннан соң сабый вафат була.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, хатын-кызны кече яшьтәге кешене үтерүдә гаепле дип тапканнар. Суд аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткән.


Exit mobile version