Site icon Ватаным Татарстан

Россия Президенты төбәк җитәкчеләренең коронавируслы чордагы эшчәнлеген бәяләде

Матбугат очрашуы вакытында Россия Президенты Владимир Путиннан төбәк җитәкчеләренең коронавируска каршы эшчәнлеген ничек бәяләве турында кызыксындылар. Ил башлыгы тулаем алганда канәгать булуын белдерде.

— Илебез зур, төбәкләрдә дә хәл аерыла. Чукотка белән Мәскәүне чагыштырып буламы соң? Шул ук вакытта ниндидер төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлерәк тә эшли ала иде. Тулаем алганда, төбәк җитәкчеләре үзләрен югары дәрәҗәдә җаваплы итеп күрсәтте. Федераль үзәк мохтаҗ булган төбәкләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтте. Төбәкләргә ярдәм берничә тапкыр артты, — диде Владимир Путин.


Exit mobile version