Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 32 градуска кадәр суыта

Республикада якындагы тәүлекләрдә суыту көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразына караганда, 24 декабрьдә иртән һәм төнлә республика территориясендә, шулай ук Казандаурыны белән 25-32 градус салкын булачак. (Казанда уйсу урыннарда – 30 градуска кадәр). Көндез -13дән -18 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава.  Көньяк-көнбатыштан талгын гына җил исәчәк. Юлларда – бозлавык.

Шимбә – 25 декабрьдә республикада һава торышы кискен үзгәрә: кар-бураннар башлана, җылыта. Синоптиклар әйтүенчә, төнлә явым-төшем булмаячак, -16… -21градус, көнчыгыш районнарда – 24 градуска кадәр салкын. Көндез, көнбатыштагы районнардан башлап, кар-буран, секундына 18-23 метр тизлектә җил көтелә. Һава температурасы -5… -10, көнчыгыш районнарда -13 градус.

26 декабрьдә иртән һәм төнлә кар-буран, секундына 19-24 метр тизлектә көчле җил, юлларда кар көртләре булачак. Көндез урыны белән кар явачак. Төнлә -8… -13 градус, иртән -4… -9 градус булса, кичкә -9… -14 градуска кадәр суыта.

Киләсе атна башы – 27 һәм 28 декабрьдә һава температурасы көндез -10… -15, төнлә -5… -20 градус чикләрендә тирбәләчәк.


Exit mobile version