Site icon Ватаным Татарстан

Яңа елда сатып алу өчен иң отышлы валюталарны атаганнар

Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы доценты Елена Воронкова яңа елда сатып алу өчен иң яхшы валюталарны атаган. Аның сүзләренчә, акчаны АКШ доллары, евро һәм Швейцария франкларында саклау файдалы булачак, дип хәбәр итә «Прайм».

Воронкова әйтүенчә, соңгысы озак вакытлар инвесторлар тарафыннан валюта саклап тору урыны булып тора. Франкларга көчле үзгәрешләр хас түгел, чөнки ул тотрыклы икътисадка нигезләнә. Шул ук вакытта «доллар-евро» пары, Америка һәм Европа икътисадларын торгызу темпларыннан чыгып, киләчәктә шулай ук үзләренең алдынгы базар позицияләрен саклап калачак, дип фаразлый икътисадчы.

 


Exit mobile version