Республиканың баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов коронавирустан балалар өчен вакцина Татарстанга кайтып җитмәвен әйтте.
Препарат узган ел ахырында кайтып җитәргә тиеш иде. Лопухов сүзләренчә, республикадан гариза билгеләнгән тәртиптә җибәрелгән, ә вакцина килүне федераль үзәк хәл итә. Баш эпидемиолог республикага балалар вакцинасы бәйрәмнәрдән соң кайтып җитәчәк дип ышандырды.