Site icon Ватаным Татарстан

Танылган педагог Зәки Нуртдинов вафат

Түбән Камада танылган педагог, СССРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Зәки Нуртдинов вафат булган.

Аңа 88 яшь иде. Ул авырудан соң вафат булган, дип хәбәр итә Түбән Кама мэриясе.

«Хушлашу 10 гыйнварда сәгать унда Үзәк мәчет янында булачак», — дип аңлатты Түбән Кама вице-мэры Марина Камелина.


Exit mobile version