Site icon Ватаным Татарстан

Синоптиклар ял көннәренә һава торышын фаразлады

Бу атнаның ял көннәрендә буран һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк.

Синоптиклар фаразынча, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Шунлыктан кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -11…-16 градус, көндез -8…-13 градус булачак.


Exit mobile version