Иртәгә, сишәмбе, 18 гыйнвар, Татарстан территориясендә көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, һава торышы болытлы булачак, бераз кар явачак, юлларда бозлавык саклана.
Көндез -11…-6 градуска кадәр салкын булачак.