Site icon Ватаным Татарстан

Казан мәктәбендә эш дәфтәре бәясеннән канәгать булмаудан туган низагтан соң тикшерү эшләре башланган

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Тикшерү комитетының Татарстан буенча  идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Казан мәктәпләренең берсендә балага басым ясау аркасында кузгатылган эшнең процессуаль карары турында хәбәр итүне йөкләде. Мондый мәгълүмат ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр ителде.

Кызның әнисе мәктәптә эш дәфтәрләренә бәяләр күтәрелүдән канәгать булмавын әйтә. Аның сүзләреннән соң кызына мәктәптә балалар тарафыннан басым ясаулар башлана. Әлеге хәлдән соң анага кызын башка мәктәпкә күчерергә туры килә. Шулай ук аның нерв авыруы булуы да ачыкланган.


Exit mobile version