Site icon Ватаным Татарстан

Мәләкәс авылында бер адәм 21 яшьлек хатынын һәм аның сеңлесен үтергән

Татарстанда бер ир-ат(Тимур) хатынын (Алсу) һәм аның сеңлесен үтергән. Бу хакта ТАСС республика Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.

“Хатынын (Алсу) һәм аның сеңлесен үтергән. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗига булган урында хәзер тикшерүчеләр эшли”, – дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетыннан агентлыкка.

Shot телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, фаҗига Тукай районы Мәләкәс авылында булган. Туйдан соң ике көн узгач, 25 яшьлек ир үз йортында 21 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен пычак белән кадап үтергән.

“Апалы-сеңелле ике кешене үтергәннән соң Тимур Чаллыга китә. Иртәнге бишләр тирәсендә массаж салонында массаж ясаткан. Хезмәт күрсәткән өчен үзеннән акча сорагач, массаж ясаган хатынны аңын җуйганчы кыйнаган һәм көчләгән”, – дип яза Shot.

Канал мәгълүматларына караганда, ир-ат Алабуга янында юл кырыенда машинасында үлгән килеш табылган. Үл үз-үзенә кул салган булса кирәк.

 

Фото: https://chelny-izvest.ru/news


Exit mobile version