Site icon Ватаным Татарстан

Быел Татарстан халкы электрон паспортка күчәчәк

Татарстанда яшәүчеләр электрон паспортны 2022 елда ук ала алачак. Бу хакта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.

— Россиядә электрон паспортларны гамәлгә кертү турындагы Президент указы проектын килештерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан өч сынау төбәге арасында калды, агымдагы ел ахырында паспортларны бирә башларга ниятлибез, — диде ул.

Электрон паспортны өч төбәктә — Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бирә башлаячаклар. Элегрәк документны 2023 елдан бирә башларлар дип фаразланган иде.


Exit mobile version