Site icon Ватаным Татарстан

Орлыклар сатып алу өчен 10 миллион сум биреләчәк

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга орлыклар сатып алу өчен 10 миллион сум бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, быел кулланучылар кооперациясе аша халыктан яшелчә сатып алып, аны кибетләргә урнаштыру күздә тотыла. Бу җәһәттән зур һәм җирле сәүдә челтәрләре белән килешүләр төзеләчәк.

Наил Залаков сүзләренә  караганда, халыкның төп азык-төлек белән тәэмин ителеше, яшелчәдән тыш, 100  процент һәм аннан күбрәк. Яшелчәгә бәйле төп проблема –  беткән саен аны сәүдә челтәренә китереп тору өчен, саклау урыны булмау. Шуңа күрә быел яңа яшелчә саклагычлар проектлауга акча бүлү карала. Шул ук вакытта министрлык республикада җитештерелгән товарларның кибет киштәләренә эләгү-эләкмәвен күзәтеп тора. Киштәләрдәге сөтнең 70  проценттан артыгы, катыкның 95 проценты чамасы, каймак һәм эремчекнең 70 проценттан күбрәге, икмәк-күмәч ризыкларының 85–95 проценты –  Татарстанныкы.


Exit mobile version