Ике көннән Пекинда Кышкы Олимпия Уеннары башлана. Кытайда чыгыш ясаячак спортчылар арасында Кукмара кызы, хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова да бар. Әтисе, танылган көрәшче Фәһим Кадыйров 4 февраль җиткәнне көтә. Бу көнне Россия җыелма командасы Швейцариягә каршый уйный.
Авыл бозында әтисе кулы астында кәшәкә тотарга өйрәнеп, Санкт-Петербургның “Динамо-Нева” командасы тарихындагы иң нәтиҗәле һөҗүмчегә әверелгән Фәнүзәнең Олимпиадага беренче генә баруы түгел. 2018 елда Пхенчханда узган ярышларда Россия җыелма командасы дүртенче урын белән канәгатьләнде. Бу юлы Сәрдекбашта медаль өмет итәләр. Бик авыр буласын белсәләр дә. “Бронза алу алтынга тиң булачак. АКШ белән Канаданы җиңә алуны күз алдына да китерә алмыйм. Бронза өчен төп көндәш дип Финляндия санала иде. Хәзер Швейцария дә күтәрелде. Җиңел булмаячак. Иң мөһиме сәламәтлек. Хәлләрне күреп торабыз бит. Кытайга кадәр барып, бозга чыга алмаса бик күңелсез булачак”, – ди Фәһим Кадыйров.
Россия җыелма командасы 4 февральдә беренче очрашуны нәкъ менә Швейцариягә каршы уздыра. “Догалар кылып көтәбез инде. Хатыным хоккей карыймы? Ничек карамасын инде! Спортка бик нык кереп китте ул да. Теләсә-кайсы ярышның нәтиҗәсен алдан фаразлый ала”, – дип шаярта гаилә башлыгы.
- Фәнүзә Кадыйрова, ике мәртәбә Универсиада чемпионы:
Минем хакта “итәкле Овечкин” дип әйтүләре күңелле, әлбәттә. Әмма журналистлар бик нык арттыра. Беркайчан да андый спортчылар дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакмын. Алар белән чагыштырганны ишетәм икән, бу хакта онытырга тырышам!
фото: www.instagram.com