Site icon Ватаным Татарстан

Отпуск көннәре арттырылырга мөмкин

Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә 28 көн ял түгел, ә 30 көн бирәчәк. Мондый тәкъдим белән Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия әгъзалары мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә www.buhsoft.ru сайтында.

Комиссия, эш бирүчеләргә хезмәткәрләргә коронавирустан вакциналау узу өчен ике түләүле ял көне бирергә кирәк, дип саный. Бу көннәрне ялга кушарга, шулай ук алар өчен өстәмә түләү булачак дип яза алар.


Exit mobile version