Site icon Ватаным Татарстан

Узган ел Татарстанда 52 меңгә якын җинаять очрагы теркәлгән

Узган ел Татарстанның эчке эшләр органнарында 51 933 җинаять очрагы теркәлгән. Шулардан 15 534е – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр дип санала. Бу мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүген Казанда узган коллегия утырышында җиткерделәр. 

Утырышта әйтелгәнчә, соңгы елларда республикада үтерү, кеше сәламәтлегенә зур зыян салу, талау, урлау һәм башка авыр җинаятьләр кими. Авыр җинаятьләрне фаш итү күрсәткече дә арта. Әйтик, үтерү очракларының 98 проценты фаш ителә.


Exit mobile version