Чаллының газ шартлаган 48/20 йортында тагын бер фаҗига булган. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.
Кичә, 9 февральдә, 14 сәгатьтә Чаллы полиция хезмәткәрләренә 48/20 йортта бер ир-ат мәете табылу турында хәбәр иткәннәр.
Кизү экипажын каршы алган ЖЭК монтажчысы подвалда аңа билгесез ир-атның гәүдәсенә тап булуын әйткән. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.
Мәрхүмгә 30-35 яшьләр чамасы, якынча ике атна элек үлгән булуы мәгълүм. Билгесез ирнең гәүдәсе моргка озатылган. Аның үлеме сәбәпләре судмедэкспертлар тикшерүеннән соң ачыкланачак.