Site icon Ватаным Татарстан

Динә Гарипова Гашыйклар көнендә бер серен ачты

Татарстанның атказанган артисты,  “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова Гашыйклар көнендә бер яңалыгы белән уртаклашты. 

Динә инстаграмга куйган фотосы һәм берничә генә сүзле посты белән тамашачыларын шаккатырды. Ул анда көмәнле фотосын урнаштырып: «Яңа үзгәрешләр алдыннан… Барыгызны да Гашыйклар Көне белән!» — дигән.

Аны котлап язылучылары бик күп комментарийлар калдырганнар. Динә Гарипова аларга рәхмәтен җиткергән.


Exit mobile version