Site icon Ватаным Татарстан

Суд приставлары бер ирдән 820 мең сумалимент түләткән

Татарстанда суд приставлары бер ирдән 820 мең сумнан артыграк алимент түләткән. Дүрт ел буе балаларына бер тиен акча бирмичә яшәгән ул.

Шушы вакыт эчендә 820 мең сумнан артыграк бурычка баткан. Ваемсыз ата чит илгә чыга алмагач кына сабыйларына әҗәтен түләргә мәҗбүр булган. Балаларын бар дип тә белмәсә дә, чит кыйтгага юлны япмасыннар өчен, акчаны бик тиз тапкан: шуның кадәр зур сумманы берьюлы түләп куйган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республикада 110 меңнән артыграк кеше бурычын түләмәү аркасында илдән чыгып китә алмый. Шуның 10,5 меңе – алимент түләмәүчеләр.


Exit mobile version