Site icon Ватаным Татарстан

Ирина Слуцкая Камилә Вәлиева турында: «Сындырдылар!»

© Валерий Шарифулин/ТАСС

Камилә Вәлиева шәхси программа вакытында ике тапкыр егылды. Ул ярыш нәтиҗәләре буенча 224,09 балл җыеп, дүртенче урынга калды.

Пекиндагы Олимпиаданың иң яшь фигуристкасы карьерасындагы иң уңышсыз чыгышыннан соң елады.

Эфирны алып баручы, ике тапкыр дөнья чемпионы, 2002 елда Солт-Лейк Ситида узган уеннарның көмеш призеры Ирина Слуцкая Вәлиеваны: «Сындырдылар! – дип белдерде.

«Аның белән булган хәлләр кешеләрчә түгел. Мин хәзер эзәрлекләүләрнең туктатылачагына ышанам», — дип белдерде комментатор.


Exit mobile version