Site icon Ватаным Татарстан

Февраль аенда Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 19 тапкыр арткан

Соңгы тәүлектә 3 меңнән күбрәк яңа очрак теркәлгән.

Февраль аенда Татарстанда коронавирустан чирләүчеләр саны узган айдагы белән чагыштырганда 19 тапкыр арткан. Роспотребнадзор идрарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина атналык матбугат конференциясендә шул хакта белдергән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 3600 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада бүгенгә барлыгы 80 850 кешедә шушы чир ачыкланган.


Exit mobile version