Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган видео куйды.

«Тел — безнең милли казанышыбыз һәм байлыгыбыз. Халыкара туган тел көне белән!» — диелгән видео янына.

Социаль челтәр кулланучылар Рөстәм Миңнехановның үзен дә, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре юлларын язып, бәйрәм белән котлый.


Exit mobile version