Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ризык сыйфатын тикшергәннәр

 Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре узган елда 39 муниципаль берәмлектәге кибетләрдә азык-төлекнең сыйфатын тикшергән.

Барлыгы 264 ризыкка тикшеренүләр уздырылган.  Бу хакта ведомство башлыгы Марина Патяшина белдергән. Аның әйтүенчә, азык-төлек үрнәкләренең 21 процентының (һәр биш үрнәкнең берсе) билгеләнгән таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Мәсәлән, ризыкның энергетик кыйммәтен, составын, холестерин, С витамины, азык җепселләре микъдарын дөрес күрсәтмәү очраклары билгеләнгән. Моннан тыш тикшерүләр вакытында балык сыйфатында кимчелекләр, катырылган балыктагы бозның продуктның үзенә караганда зуррак авырлыкта булуы беленгән. Шулай ук колбасага «ит җилеме» (ит җепселләрен ябыштырып, ризыкка «кыяфәт» кертә) өстәүнең өч очрагы билгеләнгән. Патяшина әйтүенчә, мондый өстәмәне ризык составында күрсәтү мәҗбүри.  Ләкин җитештерүчеләр бу таләпне еш кына санга сукмый.


Exit mobile version