Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда тагын алты кеше коронавирустан үлгән

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын  алты кешенең коронавирустан үлеме расланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коронавирустан 1953, 1956 елгы ир-атлар һәм 1936, 1948, 1949, 1951 елгы хатын-кызлар вафат булган.

Пандемия башланганнан соң республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1772 кешегә җиткән.

Татарстанда тәүлек эчендә 717 кеше коронавирус йоктырган, 83 кеше хастаханәгә озатылган. 18 яшькә кадәргеләр арасында 119 кеше авыру йоктырган.


Exit mobile version