“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында көрәшче Раил Нургалиев шушы ярыш турында фикере белән уртаклашты.
Ул әлеге көрәш турнирын 9 тапкыр откан көрәшче санала.
– Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирны һәм Татарстан беренчелеген иң мәртәбәле ярышлар дип саныйм, – диде Раил Нургалиев. – Җиңүләр үзеңнән, әзерлектән тора. Әле алга таба да көрәшергә исәп. Барлык ярышларга да бер төрле әзерләнәм. Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнир – җитди ярыш. Мин Теләче районы командасы исеменнән чыгыш ясыйм.