Site icon Ватаным Татарстан

Шикәрне ни өчен күпләп алып куймаска кирәклеген аңлатканнар

Россия Диетолог һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы, табиб-диетолог Наталья Круглова шикәрне капчыклап алып куюның мәгънәсез булуын белдергән. Продуктны күбрәк куллана башлауга китереп, организмга зыян салырга мөмкин бу, дигән ул Sputnik радиосы хәбәрчесенә.

Круглова аңлатып үткәнчә, вакытлар узу белән шикәрдә агулы матдәләр барлыкка килми анысы. Ләкин озак сакланган продуктта бөҗәкләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә табиб, ыгы-зыгыга бирешмичә, бу товарны күпләп җыймаска киңәш иткән.

“Сатуга чыгарылганчы ук зарарланырга өлгергән шикәр кортларга мөмкин. Аларның ярмадан да күчүе ихтимал. Корт шикәрне агуламаса да, мондый ризыкны ашыйсы килми, әлбәттә”, – дигән белгеч.

Табиб әйтүенчә, дөрес тукланучыларга бер кило шикәр күпкә җитә. “Сәламәтлеген кайгыртып яшәүче зур кешегә көн дәвамында нибары 30 грамм чамасы шикәр кирәк”, – дигән ул.


Exit mobile version